пятница, 4 апреля 2008 г.

Каракалпаклар да башларын күтәрә

Моңарчы мәгълүм булмаган "Ирекле Каракалпакстан" төркеме интернетта бәйсезлеккә өндәгән мөрәҗагәть таратты. Каракалпаклар Ташкентны геноцидта гаепли.

Жигит болсанг арысландай тууылган,
хызмет эткин удаена халык ушын!

Бердах, каракалпак шагыйре (1827-1900)

Каракалпакстан сүзе Татарстан халкы өчен ят түгел. Совет чорында бу ике республика арасында, бигрәк тә мәдәният өлкәсендә, шактый тыгыз элемтәләр урнаштырылган иде. Күп кенә җырчылар, сәхнә осталары берьюлы ике республиканың мактаулы исемен йөртте.

Дөньяның иң начар урыны

Үзбәкстанның көнбатышында Арал диңгезе буенда урнашкан Каракалпакстан автоном республикасы илнең өчтән берен тәшкил итә. Хәерчелек, эшсезлек, тирә-юнь мохит казаларыннан интеккән бу төбәк Sunday Times гәзите тарафыннан “дөньяның иң начар урыннары” исемлегенә кертелгән иде. Сепаратистлар бу бәлаләр өчен рәсми Ташкентны гаепли һәм баш күтәрә.

Моңарчы мәгълүм булмаган төркем интернетта бәйсезлеккә өндәгән мөрәҗагәть таратты. Алар үзләрен “Ирекле Каракалпакстан” милли яңарыш партиясе дип атый. Интернетта бастырылган мөрәҗәгатьтә Үзбәкстан расмиләрен каракалпак халкына карата геноцид сәясәте алып баруда гаепли.

Интернет чатларында үзен Эрназар Коныратов дип атаучы берәү, бу сәясәткә нокта куярга, бәезлек турында референдум үткәрергә өнди һәм бар каракалпак халкын берләшергә чакыра.

Бәйсезлек кәефләре яклау таба

Каракалпакстан башкаласы Нукуста кеше хокуклары активисты Солиҗон Әбдерахманов радиобызга әйтүенчә, күп кенә яшьләрдә бу кәефләр яклау таба.

“1980-нче елларда туган кызлар, егетләр хәзер 30 яшьләрдә. Алар күп сәяхәт итә, дөнья күрә. Башкалары Русиядә, Казахстанда эшли. Андагы үзгәрешләрне, яшәү шартларын күрә. Каракалпакстанның артта калуы өчен алар рәсми Ташкентны гаепли”, - ди Солиҗон Әбдерахманов.

“Милли яңарыш дип аталган оешма ул җәмгыять калдыклары. Каракалпаклар Үзбәкстанның бер өлеше булудан зыян күрми, бар Үзбәкстан буйлап ирекле яши. Минемчә, бу хәрәкәт милләтне бүлгәләргә тели” диде радиобызга Кубей Ортыков, Нукус янында яшәүче фермер.

Төркиләр, әммә төрле

1920-нче елларда Үзәк Азиядә совет республикалары төзегәндә Иосиф Сталин харитада Каракалпакстанга да урын тапкан. 1925 елда автоном төбәк итеп корылган Каракалпакстан 1932-дә автоном республика итеп үзгәртелә. Берничә ел Казахстан, аннары Русия өлеше булганнан соң, 1936 елда ул Үзбәкстанга кертелә.

Рәсми саннарга караганда, каракалпаклар республикадагы 1.2 миллион кешенең өчтән берен тәшкил итә. Калган өчтән икесе үзбәкләр, казахлар, һәм башка төрки халыклар.

“Тарихи күзлектән караганда, без бер төрки милләт. Каракалпаклар һәм үзбәкләр бер-берсенә иң якын төркемнәр. Аларга тагын казахларны да өстәп була” ди Кубей Ортыков.

Соңгы елларда Каракалпакстаннан шактый күп кеше күрше Казахстанга күчеп киткән. Казах рәсмиләре буш җирләргә ватандашларын кайтару максаты белән “Оралман” дигән програм игълан иткән иде. Оралманнарның күбесе Монголия, Кытай һәм Каракалпакстаннан килүче казахлар. Кайбер саннарга караганда, Каракалпакстаннан 200 меңләп кеше килгән.

Бәйсезлекне Арал йотты

Беренче сепаратист кәефләр Каракалпакстанда, башка совет респбликалары белән бергә, 1980-нче елллар уртасында кабына. Хәрәкәткә нигез салучы икътисадчы Марат Аралбаев санала.

“Ул елларда аны Марат Аралбаев җиткәләгән Халык мәнфәгате дип аталган милли хәрәкәт башлап җибәрде. Ләкин соңрак, бәйсезлек кәефләре Арал диңгезе, тирә-юнь мохит турындагы сөйләшүләр шаукымында басылып калды” ди кеше хокуклары активисты Солиҗон Әбдерахманов.

Аму Дарья суларын дистә еллар буена мамык үстерүдә куллану сәбәпле Арал диңгезе өчтән икегә корыды. Совет чорында бу диңгездә биологик корал сыналды. Тозның 5 тапкыр артуы сәбәпле судагы тереклек үлеп бетте. Тирә-юнь мохит казасы аркасында Каракалпакстанда туберкулез һәм башка авырулар таралуы иң югары дәрәҗәгә җитте.

Аяк астында байлык

Соңгы вакытта Каракалпакстанда табигый ягулык ятмалары булу ачыкланды. Бәйсез uznews.net сәхифәсе язуынча, анда 1.7 триллион м3 газ һәм 1.7 миллион тонна чамасы нефть бар. Бәйсезлек тарафдарлары фикеренчә, Ташкент түрәләре бу байлыкны халык белән бүлешмиячәк. Бу байлык хисабына Каракалпакстан мөстәкыйль яши ала, ди алар.

Каракалпакстанның 1990 елда кабул иткән мөстакыйльлек турында декларациясе бар. Узбәкстан конституциясендә Каракалпкакстан мөсткыйль республика дип язылган, референдум нәтиҗәсендә аның Үзбәкстаннан чыгу мөмкинлеге каралган.

Ләкин референдум үткәрү турындагы карарга Үзбәкстан парламенты ризалык бирергә тиеш. Президент Кәримов карамагындагы мәҗлесең андый фатиха бирүе икеле. Мондый адым Үзбәкстанның берничә төбәккә таркалуына китерә ала.

Белгечләр фикеренчә, сепаратистларның максатларына ирешә алуы икеле. “Минемчә, аларның бу максатка ирешү өчен көчләре җитәрлек түгел. – ди Ташкенттагы бәйсез сәясәт белгече Ташпулат Юлдашев. - Ләкин алар илдәге вазгыятьне какшатуга шактый өлеш кертә ала.”

Комментариев нет: